“Баулы-информ” укучыларына бүләк өләшә
“Баулы-информ” мультимедиа редакциясе район газетасына язылучылар арасында “Сәламәт булыгыз” акциясен игълан иткән иде. Кичә редакция инстаграмының туры эфирында “Целитель” медицина клиникасына сертификатлар уйнатылды, җиңүчеләрнең исемнәре ачыкланды. Бүген аларга бүләкләр тапшырылды.