Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсе һәм Баш ветеринария Идарәсе белән берлектә югары йогышлы кош гриппы таралуга юл куймау буенча республика штабы утырышын уздырды. Чарага видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.