Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • 26 сентябрь 2012 яңалыклары

    • 26 сентябрь 2012 - 07:16
      “Хезмәткә дан” газетасының киләсе санында (26 сентябрь) укыгыз:
      - Иске Чүте авылында беренче модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде; - Атна яңалыклары; - 8нче балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Осипова турында; - Вакыт төзүчеләрне ашыктыра; - Зиновьев урамындагы 5нче йортта яшәүчеләрнең проблемалары; - Покровский Урыстамак авылында көз бәйрәме үткәрделәр; - Өлкәннәр көненә: ветераннар Сафуан Таҗетдинов, Миңнезәки Сираев, Исламетдин Хисамов турында; -...
      727
      0
      0
    • 26 сентябрь 2012 - 06:44
      Өстәмә кастинг игълан ителде
      Киләсе ял көннәрендә "Мисс Баулы 2012" конкурсын оештыручылар тагын бер кастинг үткәрәчәкләр.
      671
      0
      0
    • 26 сентябрь 2012 - 06:35
      Дружиналар – ирекле, ә дежурлык – мәҗбүри
      Район башлыгы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән үткәргән аппарат киңәшмәсендә вазифаи бурычларга җаваплы карау мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелде.
      703
      0
      0
    • 26 сентябрь 2012 - 05:41
      Балалар кисәтелә
      Районда Юлда Балаларның куркынычсызлыгы декадасы бара. Баулы ДАИ бүлекчәсе мәгълүматлары буенча, декада 28 сентябрьдә төгәлләнәчәк, ул балаларның юлларда имгәнүен булдырмау максатыннан оештырыла. Мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча ачык дәресләр, конкурслар, ата-аналар җыелышлары, "Куркынычсыз зебра", "Балаларга - автокресло" акцияләре үткәрелә. Укучыларга шулай ук яктылыкны кайтаручы беләзекләр тапшырылачак.
      857
      0
      0
    • 26 сентябрь 2012 - 05:20
      Гадәти графикка әйләнеп кайттылар
      Почта хезмәткәрләре җәйге графиктан гадәти эш режимына күчтеләр. Җәен Баулы районының почтаны эшкәртү һәм күчерү цехының эш көннәре бер сәгатькә соңрак башлана һәм бер сәгать алданрак тәмамлана иде. Почта хезмәткәрләре җәйге графикка чираттагы яллар сезоны белән бәйле рәвештә июнь аенда күчкән булган. Әлеге кыскартылган эш режимы халык өчен уңайсызлык тудырган....
      828
      0
      0
    • 26 сентябрь 2012 - 05:17
      Юридик ярдәм алдылар
      Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә юристка һәм нотариуска 17 баулылы мөрәҗәгать иткән. Алты кеше торак-коммуналь хезмәтләр мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән. Калганнарны хезмәт стажын раслау, җир участогын рәсмиләштерү, васыять төзү, судка дәгъва гаризасы бирү, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү һәм башка мәсьәләләр кызыксындырган.
      889
      0
      0
    Реклама