Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" тапшыруы - 27.08.2020

Яңа чыгарылышта "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар нинди? Танышып китегез.

- Татарстан республикасы  транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Баулы районына эш сәфәре барышында Энгельс урамының 52 һәм 54 күпкатлы йортларның ишегалларында  булды. Ул андагы ишегалларында әле генә барган төзекләндерү эшләре барышы белән кызыксынды, йортта яшәүчеләр белән аралашты.

- Быел юл эшләре программасы буенча “Казан – Оренбург” автоюлының Измайлово участогы капиталь ремонтлана. Хәзерге вакытта иске асфальт капламын кырдыру бара.

- «ТАТМЕДИА” җәмгыяте беренче сыйныфка укырга баручы балалары булган хезмәткәрләргә бүләк ясады. Бүген мультимедияле «Баулы-информ» филиалы  редакциясе җитәкчесе Евгения Леванова ике хезмәткәргә һәм аларның балаларына шул бүләкне тапшырды.

- Август аенда Баулы район үзәк хастаханәсенә максатчан программа буенча ике белгеч кайтты. Бүген Баулы муниципаль район башлыгы яшь белгеч-медиклар белән очрашты. 

- Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләре җыелды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән ел саен уздырыла торган тантаналы кабул итү чарасында Баулы районыннан Миннуллиннар гаиләсе булды.

- Татарстанда август башында «Яшьләр вакыты» автобусы старт алды. Ул барлык муниципалитетларда да бер мәйданчыкка уңышка ирешергә, тормышта ашырылырга, урыннарда изге гамәлләр кылырга теләгән яшьләрне берләштерә. Әлеге автобус Баулы районына да килеп җитте.
- Яшьтән иңгән иман кеше күңелендә үзе киткәнче яши, гомере буе аны дөрес юлдан алып бара. Иманы булган кеше башкаларга карата да миһербанлы булып, дини белемен арттырып тормыш сукмакларыннан атлый. Сүзебез Баулыда гомер итүче озак еллар мәчет эшләрендә актив катнашучы Гөлсорур абыстай хакында.

- Баулыбызда уңган, булган, хезмәт сөючән кешеләр яши. Алар арасында үз куллары белән матурлык тудырган гаиләләр дә бихисап. Безнең төшерү төркеме шуларның берсендә - Галиуллиннар гаиләсендә булып кайтты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ