Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 30.01.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Үзара салым акчалары нинди эшләргә юнәлтеләчәк, авылда нинди проблемалар бар һәм җирле фермерлар нәрсә белән яши – болар һәм башкалар турында Кызылъяр авылында узган гражданнар җыенында сөйләштеләр;

- Исергәп авылы мәчетендә район имамнарының йомгаклау җыелышы узды. Биредә агымдагы елга планнар хакында да әйтеп үтелде. Чарада Баулы муниципаль район башлыгы урынбасары Ринат Хамидуллин да катнашты.

- Баулының актив ветераннары башкарган эшләр, үткәргән чаралар, төрле истәлекле урыннарга кылган сәяхәтләре яшь буынга үрнәк. ТАССРның 100 еллыгы, районның 90 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында бу юлы ветераннар утырган автобус Татар Кандызына юл алды.

- Бу көннәрдә үзенең 90 яшен Баулы районының тагын бер яшьтәше– хезмәт ветераны Фәгыймә Галиәкбәрова билгеләп үтте. Юбилярны якыннары, үзе эшләп лаеклы ялга чыккан оешма вәкилләре, район җитәкчелеге котлады.

- 27 гыйнварда Баулының 4нче санлы гимназия укучылары өчен Ленинград шәһәренең блокададан чыгу көненә багышланган тарихи дәрес үтте. Өлкән сыйныф укучылары кечкенә һәм урта сыйныф укучыларына блокада көннәренең барлык авырлыклары, кешеләрнең күргән газаплары турында сөйләделәр.

- Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясе әгзалары районның бер авыл җирлегендә яшәүче гаиләдән балаларны алырга кирәк дигән карарга килделәр. Гаиләдә дүрт кечкенә бала, әти-әниләре эчкечелек белән дус булу сәбәпле, аларның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч яный. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение