Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 27.02.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Баулыда аерым график буенча күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән халык җыеннары үтә.  Шундый чираттагы очрашу 4-нче санлы гимназиянең актлар залында узды.

- Баулының 6-нчы санлы мәктәбендә ата-аналар өчен Бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Югары сыйныф укучыларының әти-әниләре тарих буенча белемнәрен сынап карадылар.

- Кызылъяр авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны, яраткан әти, бабай булып бүгенге көндә гомер үрләренә атлаган Шамил Дәүләтшин үзенең 90 яшен билгеләп узды.

 - Ничә яшьтә булуыңа карамастан кулың эш белсә, беркайчан да артык түгел, комачауламый. Бигерәк тә хәзерге заманда әти-әниләр балаларын төрле юнәлештәге түгәрәкләргә бирергә тырышалар. Бүгенге көндә район һәм шәһәр мәктәпләрендә төрле түгәрәкләр эшләп килә. Беренче санлы мәктәптә укучы балалар дәресләрдән соң бик теләп бию, креатив иҗат, агач эшкәртү һәм спорт түгәрәкләренә йөриләр.

- ТАССРның бер гасырлык юбилее, районның 90 еллыгы уңаеннан Баулының үзәк китапханәсендә районның тарих эзләре нигезендә төзелгән, иҗади кичә оештырылды. Чара эчтәлекле һәм кызыклы булды.

- Баулының “Өмет” мәчетендә мөселман хатын-кызлары өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде. Анда яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты.

- Татар Кандызы авылында гадәти булмаган Сабантуй булды. Сабантуй, тик кышкы. Бәйрәм чарасын авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән иде.

- Шушы көннәрдә район мәдәният йортында шәһәрнең үзешчән-сәнгать смотры узды. Ике көндә нефтьчеләр һәм бюджет оешмалары сәхнә тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение