Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 22.10.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Районыбыз кырларында эшләр төгәлләнде. Кара, сөрелгән кырлар арасында уҗым культуралары, ямь-яшел булып аерылып тора. Безнең төшерү төркеме крестьян - фермерлык басуларында булып кайтты.

-  “Безнең йорт” республика программасы кысаларында масштаблы ремонт үткән Баулы ишегалларында балалар мәйданчыкларын урнаштыру эше бара.  Әлеге программа кысаларында 16 йорт ишегалды яңа төс алды.

- Чәршәмбе иртәдән үк мессенджерларда Баулының Һади Такташ урамындагы 10нчы йортында фатирда шартлау тавышы булуы турында хәбәр таралды. Баулылар, әлеге йортта яшәүче танышлары һәм якыннары өчен борчылып, мәгълүмат эзли башладылар. Ни сәбәпле шартлау килеп чыккан соң, бу хакта алдагы видеоязмада.

- Районыбызда һәр милләт халкына, һәр милләт теленә хөрмәт белән карыйлар. Татарстанда ике дәүләт теле – рус һәм татар теле бар. Республикада дәүләт телләре һәм башка телләр буенча закон эшләп килә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелеп, комиссия рәисе итеп ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләнгән иде.

- Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының кече залында Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин эшмәкәрләр белән киңәшмә уздырды. Анда азык-төлек җитештерүчеләр, сәүдә, җәмәгать туклануы предприятияләре эшмәкәрләре катнашты.

- Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Бүгенге тормышны автотранспорт чараларыннан башка күз алдына китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, яшәү рәвеше. Видеоязмабыз геройлары шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиясендә намуслы хезмәт куйган машина йөртүчеләр. Тулырак алдагы материалда.

- 14че октябрьдән 24енә кадәр  безнең районыбызда “Җәяүле” акциясе үтә. Әлеге профилактик чара кысаларында инспекторлар даими рейдлар оештыра. Шундый рейдларның берсендә редакция журналисты да катнашты.

- Шушы көннәрдә “Баулы-информ” редакциясенә баулылы Владимир Калашников мөрәҗәгать итте. Пенсионер сүзләренә караганда, Кызылъяр авылы карьеры янындагы территория чүп белән тулган: һәр сулык янында диярлек көнкүреш калдыклары аунап ята.

- Үзәк балалар китапханәсендә “Мәдәни көндәлек” республика мәдәни-мәгариф проектының җиңүчеләрен һәм актив катнашучыларын бүләкләү тантанасы үтте.

- «Баулы-информ» редакциясе 2021 елда «Хезмәткә дан» һәм «Слава труду» газеталарына язылган укучылар арасында акция уздыра: ун абунәчегә берәр капчык тәмле бәрәңге тапшырылачак. Акциянең иганәчесе - «Салихов» крестьян фермерлык хуҗалыгы. Хуҗалык җитәкчесе Замир Салихов бәрәңге үстерү белән 20 елга якын шөгыльләнә, шулай ук «Хезмәткә дан» газетасын да бик күп еллар яздырып ала, шуңа күрә яраткан басмага ярдәм итәргә һәм уңыш белән уртаклашырга карар кылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ