Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 19.11.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Баулыда “Безнең ишегалды” республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерү 2021 елда да дәвам итәчәк – килэсе елда 7 ишегалдын капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бүгенге көндә реконструкцияләнәчәк ишегалларында яшәүчеләр белән очрашулар башланды. Шундый очрашу Салих Сәйдәшев урамы 19 һәм 19нчы А йортларында яшәүчеләр белән булды.

- Күпфатирлы торак йортларга хезмәт күрсәтүче оешмаларга көз, кыш, яз айларында түбәләрдән боз катламын һәм боз сөңгеләрен алу, кырып төшерү кебек, тагын бер мәшәкатьле эш арта. Баулыдагы йорт түбәләрендәге боз сөңгеләре һәм карлы-боз катламы белән ничек “көрәшәләр”?

- Татар Томбарлы авылы су басу куркынычы зонасы булган авыллар санына керә. Авыл аркылы Томбарлы елгасы ага. Елгада су тоткарланмасын өчен, биредә җәен һәм көзен елга үзәнен агачлардан, чүптән чистарту эшләре башкарыла.

- Быел безнең район юбилей даталарына аеруча бай. Баулы районы оешуга 90, ТАССР оешуга 100 ел, ике телдә нәшер ителүче район газетасы  “Слава труду” -“Хезмәткә дан”га да 90 яшь булды. Районның беренче газетасы  1930 нче елның 27 нче нояберендә  көнне дөнья күргән. Бер гасырга якын тарихы булган газета бүгенге көндә ничек яши? Редакциядә кемнәр эшли? Юбилей уңаеннан редакция хезмәткәрләре турында сюжетлар сериясен дәвам итәбез.

- Баулыда “Җәлил укулары” өченче халыкара шигырь уку конкурсының җирле этабы үтте. Санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, аны быел онлайн форматта үткәрергә  карар кылынды. 

- Әлмәт шәһәрендә “Безнең заман - Наше время” эшче яшьләр иҗатының VIII нче ачык республика телевизион фестивале үтте. Анда Баулылар да катнашты.

- Матур гадәтләргә тугъры калып, быел да Баулы районы мәктәпләрендә укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Дан минуты -2020” иҗади чарасы үтте. Эпидемиологик вәзгыятне исәпкә алып, иҗади чыгышлар онлайн үткәрелде. Бәйгедә катнашучылар  жюри әгъзаларына үз чыгышларын видеоязма рәвешендә җибәрделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ