Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 16.01.2019

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Россия президенты Владимир Путин Федераль җыелышта еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Президент Юлламасы — программа документы, анда дәүләт башлыгы тышкы һәм эчке сәясәтнең өстенлекле төп юнәлешләрен билгеләде, илдәге эшләр торышына һәм киләчәккә төп бурычларны күзаллауга традицион бәя бирде. Халык тормышында уңай якка бик күп үзгәрешләр булачагын җиткерде. Шул исәптән, сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звено яңартуга 550 млрд. сум бүленәчәген әйтте;

Декабрь аеның соңгы көннәренә кадәр кар бик яумады, ә менә яңа елдан соң явым-төшем күләме куп булды. Урам юллары, җәяүле кичүләренә кар түшәлде. Шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре баулыларга уңайлы шартлар, чиста юллар ясар өчен иртә таңнан эшкә тотына;

- Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Кәбирә Мәрданова балалары һәм туганнары белән зур юбилеен билгеләп үтте – аңа 100 яшь тулды. Бер гасырлык юбилей – бик сирәкләргә эләгә торган бәхет. Бүгенге көндә Баулыда йөз яшьтән узган нибары өч кеше яши;

-  Баулы районы яшьтәше Саимә Баулы районы яшьтәше Саимә Салыева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олуг юбилее белән балалары һәм туганнары гына түгел, балалары һәм туганнары гына түгел, район җитәкчелеге дә тәбрикләде;

- Гыйнвар ае юбилейларга бай булды. Безнең төшерү төркеме дә районның тыл һәм хезмәт ветераннарын котлау тантанасында катнашты;

- Авылларда Баулы районының 90 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Йолалар – буыннар җебе” фольклор коллективылары район фестивале башланды. Ул дүрт зонада Потап-Томбарлы, Югары Фоминовка, Шалты һәм Покров-Урыстамак авыллары мәдәният йортларында уза. Беренче концертта, Потап-Томбарлыда районның җиде авылыннан ун иҗат коллективы чыгыш ясады;

- Баулының гаилә белән уку китапханәсендә өлкән сыйныфлар өчен “ТАССР ничек барлыкка килгән?” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате үтте. Анда бишенче санлы мәктәптән укучылар катнашты;

- Баулының беренче спорт мәктәбендә шахмат буенча турнир башланды. Баулы беренчелеге ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение