Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 10.12.2020

Яңа чыгарылышта "Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар:

- Район аграрийлары 2020 елның 11 аенда тармак эшенә йомгак ясау өчен район Советының утырышлар залында җыелдылар.

- Һәр елны 9 декабрьдә Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан cугышчы-якташларыбыз мемориалы янында тантаналы митинг узды.

- Шәһәр буйлап йөргән бәйсез этләр темасы һәрдаим күтәрелеп тора. Төркемләп, яисә ялгыз гына урам буйлап чапкан этләр күзгә еш ташлана. Кайберәүләр эт күрү белән куркып калса, икенчеләре алардан курыкмый, ә киресенчә кызганып ризык белән сыйларга тырышалар. Бәйсез этләр язмышы баулылы Илһам Хисамовны да борчый.

- “Хезмәткә дан”? ”Слава труду”район газеталарына язылу декадасы дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, 13 декабрьгә кадәр, 2021 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу ташламалы. Безнең төшерү төркеме тагын берничә авылның почта бүлекчәләрендә булып кайтты.

- Шәһәребездә кар чыгару эшләре гөрли. Кырмыска оясын хәтерләткән “Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе” эшчеләре, махсус техника көн озынына эшли.

- Шәһәребез чиста һәм матур булсын өчен, аның һәр почмагын тәртиптә тотарга кирәк. Моның белән урам себерүчеләр, җыештыручылар шөгыльләнә. Сүзебез “Комфорт” җәмгыятенең ишегалды җыештыручысы Нина Краснова хакында.

- Кар яву белән чаңгыда йөрергә яратучылар чаңгыга баса. Баулылар инде беренче карлар явып үткәннән соң да яраткан спорт төре белән шөгыльләнергә чыктылар дисәң дә һич артык булмас. Хәзер чаңгы шуучыларны урман буйларында күреп була.

- Универсаль спорт залында, инвалидлар декадасына багышлап, тренажёр-машиналарда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен чираттагы ярышлар оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев