Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 5 май 2022 ел

"Хәбәрләр" чыгарылышы.

ТӨП ТЕМАЛАР: 

1. Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып тәбрикләү матур традициягә әверелде. Җиңү көне алдыннан Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров һәм хәрби комиссар Илшат Халитов ветераннарны  якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләделәр. Дәрәҗәле кунакларны Халик Кәримов, Аркадий Брехов, Иван Поликушин һәм Нургали Мәҗитов дулкынланып каршы алдылар. Ветераннар өчен район башлыгының игътибары аеруча кадерле.

2. Берничә көннән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгы билгеләп үтелә. Һәр елны 9 май алдыннан, без Җиңү көнен якынайтуга өлеш керткән кешеләрнең батырлыклары турында искә алабыз. Бөек Ватан сугышы ветераны Халик Кәримов сугышчан юлы, хатирәләре белән уртаклаша.

3. Без сугыш чоры балаларының истәлекләре, аларның язмышлары хакында булган язмалар циклын дәвам итәбез. Аның чираттагысы бүгенге көндә Баулы шәһәрендә яшәүче тыл ветераны, сугыш чоры баласы Рәхилә Акбашева.

4. Җиңү көне уңаеннан Баулы үзешчәннәре ишегалды концертлары күрсәтә. Мондый концертлар сугыш һәм тыл ветераннары яшәгән күп катлы йорт ишегалларында уза.

5. Район кырларында язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Безнең төшерү төркеме язгы кыр эшләре барышы белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов озатуында танышып кайтты. Район аграрийларына язгы чорда барлыгы 38500 гектар мәйданнарны эшкәртү бурычы тора.

6. Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын уздыру чорында җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләсе алгы планда тора.  Тантаналы чаралар барышында куркынычсызлыкны полиция хезмәткәрләре тәэмин итәчәк.

7. Спорт ел әйләнәсе туктаусыз шөгыльләнгән очракта гына яхшы нәтиҗәләр бирә. Баулы укучыларына елның теләсә кайсы вакытында спорт белән мавыгу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. “Трехгорка” тирәсендә, җиңел атлетика тренеры Фәнил Төхбәтуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүче укучылар белән очраштык.

8. Бөек Җиңү көненә багышланган әдәби циклны дәвам итәбез. Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр әлеге көн турында шигырьләр укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ