Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

Хәбәрләр - 30 декабрь 2021 ел

Яңа чыгарылыш.

Төп темалар: 

1.Декабрь аеның соңгы көннәре күпләп кар яуды. Буранлап-буранлап яуган кар шәһәр урамнарын, автомобиль юлларын капларга өлгерде. Шунлыктан бу көннәрдә шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләренә башка оешмалар да ярдәмгә килде.

2. Баулының бер мәктәбендә укучылар түгел, әти-әниләр бәхәсләшә. Мәгариф бүлегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышында бу хакта сөйләшү булды.

3. Татарстан буенча яңа коронавирус авыруын йоктыручылар саны кимүе күзәтелә. Шулай булса да, саклык чараларын күрү зарур. Бүгенге көндә нинди хәл күзәтелә? Бу хакта алдагы минутларда.

4. Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Баулы администрациясе башлыгының хәйрия чыршы бәйрәме узды. Чарага сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар җыелды.

5. Бар гомерен балалар укыту эшенә багышлаган кешеләр районыбызда бихисап. Аларның һәрберсе зур хөрмәткә лаек. Татар Кандызы авылында яшәүче Илшат һәм Раушания Хәлиуллиннар укытучылар династиясеннән. Алар икесе дә үз эшләрен яратып башкара.

6. Хәбәрләр чыгарылышын спорт яңалыклары белән дәвам итәбез. Баулыда чаңгы сезоны ачылды. Тулырак алдагы минутларда.

7.Нефтепровод урамында яшәүчеләр өчен яңа ел бәйрәме оештырылды.Бәйрәм чарасын әлеге урамда яшәүче Инга Әхмәтҗанова иганәчеләр ярдәме белән тормышка ашырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ