"Хәбәрләр" - 28 октябрь 2021 ел
"Хәбәрләр" тапшыруы.
Төп темалар:
1. Баулы районына эш визиты белән ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов килде. Ул Исергәп һәм Уба авылларында урнашкан мәдәният йортларында булды.
2. 29 октябрьдә, Россия милли гвардиясенең ведомстводан тыш сак көне билгеләп үтелә. Бу – Россия милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең аеруча мөһим режимлы объектларны, илебез халкының милеген саклаучы, җинаятьләрне булдырмауга өлеш кертүче структур бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Шул уңайдан бүгенге сюжетыбыз бу өлкәдә 24 ел стажы булган Гөлнара Зиннәтова турында.
3. Баулыда үзара салым җыюны кертергә планлаштыралар. Авыл җирлекләрендә үзара салым кертү мәсьәләсе буенча элек җыеннар узган иде. Җыелган акчалар авыллардагы җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә тотылды. Тиздән шәһәрлеләр арасында да салым җыела башлаячак.
4. Халык санын алу «экватор»ына якынлаша. Район халкы анда актив катнаша. Исәпкә алучылар баулылыларга, хәтта онлайн узсалар да, киләчәк.
5.Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус йоктыручылар саны һаман бар. Баулы районында нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.
6. Ачык шәһәр бассейны ял итүчеләр һәм су коенучылар белән тулы булган эссе көннәр артта калды. Су территориясе буш, хезмәткәрләр бассейнны кышка әзерлиләр.
7.Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты ветераннарының рус халык хоры 30 елдан артык эшли. Хор шушы елларда Любовь Лазарева җитәкчелегендә эшләгән. Ә хәзер Баулы ветераннар хорында яңа хормейстер.
8.Татарстанда кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны республиканың аучылык җир-суларында тукландыру буенча акция бара. Баулы да искәрмә түгел. Шушы көннәрдә 7 нче мәктәп укучылары шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендәге урманында кошлар өчен җимлекләр ясап элделәр. Тулырак алдагы видеоязмада.
9. Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләре бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мәктәп автобусы йөртүче баулылы Айрат Хәсәнҗанов гомере буе руль артында. Ул үзенең эшенә таләпчәнлеге, җаваплылыгы белән күпләрнең ихтирамын яулаган шофер.
10.Туган якны өйрәнү музеенда калфак тегү буенча мастер-класс узды. Әлеге күркәм чарада яшь буын катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев