Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 27 мая 2021 года

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар:

1. Өч атнадан артык һава температурасы 34-35 градус эсселек тәшкил итә. Явым-төшемнең булмавы авыл хуҗалыгы өчен аяныч бетәргә мөмкин. Өстәвенә тизлеге секундына 20 метр булган җилләр хәлне тагын да катлауландыра. Шунлыктан, сабан культураларыннан зур уңыш алуга өмет кими. Уҗымнар инде бүген үк начар хәлдә ди белгечләр.

 

2. Озакка сузылган кызулар  аркасында күп кенә баулылар коену сезоны ачулуын түземсезлек белән көтә. Эсседә ничек штрафларсыз коенырга була – бу турыда алдагы минутларда.

3. Баулы районында пандемия башланганнан алып яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 105 очрагы теркәлде. Бүгенге көндә районда 5 авыру исәптә тора. Аларның 3се хастаханәдә, 2 өйдә дәвалана.

4. Шалты авылында туып-үскән тыл ветераны Нурулла Хәйбуллин, кечкенәдән авыр эшкә җигелеп, катлаулы тормыш юлы үткән. Әмма, нинди генә кыенлыклар күрсә дә, ул җыр белән күңелен күтәргән. Шушы көннәрдә ветеран 90 яшен билгеләп узды.

 

5. Баулылар Эльвир һәм Эльмира Шәхвәливлар гаиләсендә Эльмир исемле егет үсеп килә. Бүгенге көндә аңа дүрт яшь. Балада тумыштан сирәк төрле йөрәк зәгыйфлеге - синдром гетеротаксии. Гади тел белән әйткәндә аның йөрәге уң якта урнашкан. Эльмирга Америкада операция ясау өчен  6 миллион сум акча җитеп бетми. Бүгенге көндә гаилә төрле ысуллар белән акча җыя. 

6.Баулылыр китап укыймы? Районда яшәүчеләр китапханәләргә йөриме? 27 май Гомумроссия китапханәчеләр көнендә без анда эшләүчеләр белән аралаштык.

7. “Гомер күгеннән бер караш”. Якташыбыз, язучы-публицист Рафаэль Мостафинны искә алдылар. Аның тууына 90 ел тулды.

8. Җәй дәвамында шәһәребез чәчәккә күмелеп утыра. Янып торган матур төсле чәчәкләрне күргәч ирексездән шатланасың. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе эшчеләре иртә яздан чәчәкләр утырту белән мәшгүль. 

9.Баулы мөхтәсибәте балалар өчен уен һәм ял итү бәйрәме оештырды. Чара шәһәрнең ачык бассейны тирәсендә үтте. Анда 180 ннән артык бала катнашты.

10. Юл кагыйдәләрен үтәү - бәла-казалардан саклый. Җәйге каникуллар алдыннан мәктәп укучылары юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ