Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 26 май 2022 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге төп темалар: 

1. Тиздән хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә керешәчәкләр, ел саен эшләр башланыр алдыннан комиссия урып-җыю техникасын тикшерә, кабул итә. 

2. Кыр эшләре дәвам итә. Район басулары техника гөрелтесенә күмелгән. Эшләр дә кызганнан кыза бара. Механизаторлар янгырлар туктап торган кояшлы көннәрне тулысынча кулланып калырга ашыга. 

3. Бар гомерен халкы өчен янып-көйгән, алар мәнфагәтьләрен кайгырткан җирлек башлыклары җитәрлек. Алар арасында Кызылъяр авылы җирлеге башлыгы Эльвира Сафина да бар. Шушы көннәрдә ул “Иң яхшы авыл җирлеге башлыгы” конкурсында җиңә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан диплом белән бүләкләнә.

4. Шәһәрнең һәм районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы линейкалар узды. Унберенче һәм тугызынчы сыйныфларны тәмамлаучы  егетләр һәм кызлар өчен бу көн сөенечле дә, дулкынландыргыч та булды. Безнең хәбәрчеләребез дә 2нче һәм 6нчы мәктәпнең Соңгы кыңгырау бәйрәмендә булдылар.

5. Якташыбыз күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Яруллиннның музей-йортында төзекләндерү эшләре башланган. Биредә эшчеләр музей-йортның эчендә һәм тышында мәшгүль. 

6. Һәр ел саен өлкән сыйныф укучылары хәрби-кыр җыенында катнашалар. Булачак ил сакчылары физик, тактик, һәм строй әзерлеге буенча нормативлар тапшыралар, шулай ук хәрби белем нигезләре дә алалар.

7. Яз аеның соңгы ае бетеп килә. Бар тирә -як тулысынча яшеллеккә күмелеп, шәһәр урамнары буйлап үләннәр күтәрелде. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре кирәгеннән артык үсеп чыккан үләннәрне чабуга кереште дә инде.

 8. Баулы урамнарын шау чәчәккә күмәләр. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре төрледән төрле матур чәчәкләрне клумбаларга күчерү эшләрен башлаганнар.

9. Покровский Урыстамак авылының мәдәният йорты хезмәткәре Татьяна Бахтиярованың алтын куллары аркылы үткән сәхнә костюмнарының исәбе меңнән артып киткән инде.  Ундүрт елдан артык инде ул төрле костюмнар тегә. Аның эшләре сәхнәдә чыгыш ясаучыларны гына түгел, тамашачыны да сөендерә.

10.Хәзерге заман китапханәчесе нинди ул? Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан шул сорауга җавап табу ниятеннән, безнең төшерү төркеме Баулы үзәк балалар китапханәсенә барып, китапханәче Гүзәлия Биктимерова белән аралашып кайтты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ