Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 25 ноябрь 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1.Дүртенче көн җәмәгать транспортына пассажирларны тикшереп кертәләр – вакцина ясату турындагы сертификаты я вакцина ясатырга ярамау турында медицина белешмәсе булмаган кешеләр транспортта йори алмый. Баулыда хәл ничек – бу турыда безнең  төшерү төркеме белешеп кайтты.

2. 7 нче мәктәптә «Ел укытучысы» республика һөнәри осталык бәйгесе ачылды. Ул өч көн дәвам итәчәк. Әлеге бәйгедә катнашу өчен шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 15 укытучысы гариза биргән. Аларның берничәсе  ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәрәчәк.

3. Сер түгел, коррупция дөньяның күп кенә илләренә кагыла. Ул җәмгыять үсешен җимерә, икътисади һәм сәяси процесс өчен куркыныч булып тора. Бу хакта Баулы муниципаль районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе Лилия Фәхриева катнашында  «Җәмәгать тормышында коррупция» дип исемләнгән чара үткәрелде. Үзәк китапханәгә әлеге системада эшләүчеләр чакырылды.

4. Кыш җитте, кошларның көзге очыш чорлары узды.  Инде кош гриппы авыруын йоктыру очраклары да булмаска тиеш кебек. Тик кызганычка каршы, соңгы вакытларда күрше районнарда гына кош гриппы таралу, күпләп юк ителгән кош-кортлар турында ишетәбез.

5. Кызганычка каршы көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус йоктыручылар саны һаман бар. Тулырак күзәтү алдагы минутларда.

6. Шәһәр урамнарын җыештыручыларга ел фасылының нинди көне булуына карамастан эш башкарырга, һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк. Җәй айларында себерке тотып урам себерсәләр, кышын аларга көрәкне эшкә җигәргә туры килә. Үз хезмәтен яратып башкарган урам җыештыручы хакында киләсе видеоязмабыз.

7.Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында Татарстан хөкүмәте үткәргән грантлар конкурсында Баулы районы туган як музее проекты җиңү яулады. Проект кече яшьтәге балаларда төрле телләр өйрәнүгә кызыксыну уятуны, ана теленә мәхәббәт тәрбияләүне, күренекле якташыбыз Фәнис Яруллин иҗатын популярлаштыруны күздә тота.

8. Баулының туган якны өйрәнү музеенда үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмә илебез тарихының тулы бер чорын колачлаган.

9. Ноябрь аеның соңгы якшәмбесен иң күңелгә якын бәйрәм – халыкара әниләр көне итеп билгеләп үтәргә күнектек. Бу юлы безнең төшерү төркеме Хансөяр авылында Галләметдиновлар гаиләсендә кунакта булып кайтты.

10. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Синең өчен көйләр бәйләме» дигән матур исем астында бәйрәм концерты оештырылды. Тулырак алдагы видеоязмада.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ