Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 24.12.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Баулының үзәк мәйданында шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы үтте. Йөзләгән баулылы әлеге чарада катнашты;

- Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды. Әлеге бүләккә Баулы районы да ия булды;

- Район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә район эшмәкәрләре белән киңәшмә уздырылды;

- Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе 8 яшькә кадәр балаларның әти-әниләренә, уллыкка алучыларына, опекуннарына яисә попечительләренә бер тапкыр түләнүче акчаларны  күчерә башлады. Ягъни 2020нче елның 17 декабренә 8 яше тулмаган һәр бала өчен 5 мең сум күләмендә түләү каралган;

- Унбиш яше тулар-тулмас Мәскәү- Горький тимер юлында эшләгән, Горький шәһәре янында берничә ел торф чыгаруда катнашкан, Ширәмәт урманнарында агач кисүгә озатылган ул. Татар Кандызы авылында гомер итүче Мөршидә Дәүләтбай кызы Вәлиуллина нәкъ шундый авыр яшьлек чорын узган.  Шушы көннәрдә ул үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте;

- Шәһәрдәшебез Фәгыйлә Галиәхмәтова да шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олы юбилее белән балалары, оныклары һәм Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин тәбрикләде;

- Татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җирле бүлегенең утырышы узды. Анда җәмәгать оешмасының үтеп баручы елда башкарган эшләренә йомгак ясалды, 2021 елга планнарга төгәллекләр кертелде;

- Авылларда яшәүчеләр дә Яңа елны каршыларга әзерләнә: чыршы бизи, ишегалларына кар сыннар ясый, азык-төлек запасларын тулыландыра. Олылар өчен Яңа ел алды көннәре мәшәкатьле булса, балалар өчен бу могъҗиза көтү вакыты. Татар Томбарлы авылында яшәүче балалар да, теләкләрен язып, Кыш бабайга хат юллаганнар;

- Маймыл, эт, дуңгыз һәм башка ел символлары костюмнарын баулылы Татьяна Кузнецова тегә. Төрле костюмнар җитештерү белән ул инде сигезенче ел шөгыльләнә;

- “Баулы-информ” мультимедия редакциясе Инстаграмдагы аккаунтында бүләкләр уйнатты.  2021 елның беренче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” (“Слава труду”) газетасына язылган ун баулылы берәр капчык тәмле бәрәңге отты. Акция уздыру өчен бәрәңгене Татар Кандызы фермеры Замир Салихов бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ