Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 24 март 2022 ел

Яңа чыгарылышта: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1.Татарстан республикасында, шул исәптән, Баулы районында язгы ташуга әзерлек эшләре башланды. Район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, янгын-коткару бүлеге, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре әлеге темага багышланган республика видеоконференциясендә катнаштылар. Баулы районы буенча су басу зонасында  241 хуҗалык калырга мөмкин.

2. Николашкино хуҗалыгында техниканы төзекләндерү һәм терлекчелек өлкәсендәге нәтиҗәләр буенча семинар-киңәшмә узды. Бирегә авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыклары, агрономнар, зоотехниклар, мал табиблары, товарлыклы- сөтчелек фермалары мөдирләре чакырылган иде. 

3. Росгвардия гаскәрләре федераль хезмәте оешуга алты ел тулды. Росгвардиянең Татарстандагы иң күп  санлы структураларының берсе – 70 елга якын республика гражданнары милеге сагында торучы ведомстводан тыш сак хезмәте. Аның бүлекчәләре барлык эре шәһәрләрдә һәм торак пунктларда бар, шул исәптән Баулыда да. Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәтенең Баулы бүлегендә техник яктан коралланган бердәм коллектив эшли. Алар сигналлар буенча оператив чаралар күрергә сәләтле.

 4. Быел Баулы шәһәре тууына 25 ел тула. 1997 елның 17 сентябрь көнендә аңа шәһәр статусы бирелә. Шәһәр төзелүдә үз өлешен керткән җирле халык бихисап. Бүгенге видеоязмабыз герое Баулы шәһәренең почётлы гражданины, Татарстан  Республикасының атказанган эшлеклесе, нефтьче,  хезмәт ветераны Марсель Мөхәммәтшин.

5. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында «Пушкин картасы» проекты буенча мәдәни - мәгълүмат чара оештырылды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән өлкән сыйныф укучылары катнашты. Концертны якташыбыз, Татарстан республикасының халык артисты Вил Усманов алып барды.

6. 25 нче март – Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан безнең төшерү төркеме Кызылъяр авылы мәдәният йортында булды. Биредә уңышлы эшләп килүче иҗат коллективы күпләргә үрнәк. Без барганда бию төркеме репетиция ясый иде.

7. Безнең «Хезмәткә дан» газетасы һәм Баулы телевидениесе редакциясендә ел саен март ахырында кара боткасы пешерү традициясе бар. Редакциядә иң тәмле язгы ботканы 20 елга якын әзерлиләр. Тулырак алдагы видеоязмада.

8. Баулы яшьләре арасында мөхтәсибәт кубогына ярышлар оештырылды.  Ул Баулының 2нче санлы спорт мәктәбендә үтте. Турнир Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ