Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 25 февраль 2022 ел

Бүгенге эфирда "Хәбәрләр" тапшыруының яңа чыгарылышын карагыз.

Төп темалар: 

Бу атнада Баулы районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин булып китте. Ул район Советының XVI отчет утырышында катнашты. Утырышта районның узган елгы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга эш планы турында сүз барды.

- Баулы районы һәм шәһәрен су белән тәэмин итүдә соңгы 5-7 елда өзеклекләр еш була. Әлеге проблеманы хәл итү өчен республика бюджетыннан да акча күчерелде.

- Шәһәр һәм район буенча Ватанны саклаучылар көненә төрле чаралар оештырылды. Мәдәният йортында узган концерт та  көчле затларыбызга багышланды.

- Районыбызда олуг юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәрне өйләренә барып тәбрикләү матур традициягә әверелде. Баулыда яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Закуан Газиз улы Гайнетдиновны да 90 яшьлек юбилее белән, балалары һәм оныклары гына түгел, Баулы районы җитәкчелеге дә котлады. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров юбилярга илебез президенты Владимир Путинның котлау хатын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

- Баулы районында хуҗасыз этләрне аулау эше дәвам итә. Әлеге эш махсус оешма тарафыннан элек килгән гаризалар буенча башкарыла. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров аңлатып үтте.

- Баулы шагыйрәсе Кәшифә Әхмәдиева – Баулы ягын данлаган шәхесләрнең берсе. Аның шигыренә иҗат ителгән “Баулы таулары” җыры төбәгебезнең музыкаль визит карточкасына әверелде. Үзәк китапханәнең “Илһам” иҗади берләшмәсе шагыйрәнең иҗатына багышланган кичә уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ