Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 21 октябрь 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар: 

1.Баулылылар QR-кодлар кертелгәннән соң поликлинакада барлыкка килгән чиратлар зурлыгына зарлана. Район халкы социаль дистанцияне үтәү өчен еш кына шартлар юклыгына, табиблар җитмәүгә зарлана, шулай ук чиратларда, беренче прививка алмыйча да, коронавирус инфекциясе йоктырырга мөмкин, дип шикләнә.

2. 1 октябрьдән Татарстан Республикасында QR-кодлар системасын массакүләм рәвештә керттеләр. Җәмәгать урыннарына - башта театрларга, аннары җәмәгать туклануы һәм зур сәүдә үзәкләренә вакцинация турында сертификатлары булган кешеләрне генә кертәләр. Баулыга да яңалыклар кагылды, әйтик, бассейнга QR-кодсыз хәзер кертмиләр.

3. Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус йоктыручылар саны һаман бар. Баулы районында нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

4. “Бөтенрәсәй халык санын алу-2021” кысаларында 18 октябрьдән халык санын алучылар үзләренә каралган участокларда өйләргә бара башладылар. 14 ноябрьгә кадәр алар шул тәртиптә эшләячәкләр.

 5. Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итәргә тәкъдим итте. Бу тәкъдимне Владимир Путин да хуплады. Баулы халкы әлеге карарга ничек карый, тулырак алдагы видеоязмада.

6.Исергәп авылында туып-үскән Рәфис Ибраһимов озак еллар эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. 2015 елда, сәүдә эшчәнлегеннән китеп, үзен авыл хуҗалыгында сынап карарга булган. Без Рәфис Ибраһимов белән аралашып, алты ел фермер булу дәверендә нәрсәләргә ирешүе хакында белешеп кайттык.

7. 20 октябрь көнне пешекчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. Бүгенге видеоязмабыз герое Нурия Фазлыева. Ул менә 30 ел инде шәһәрнең “Виктория” балалар бакчасында пешекче булып хезмәт куя.

8.Алтын көзләрне кызарып, ямьләп торучы миләш һәм баланнар быел аеруча мул уңыш биргәннәр. Элек-электән әлеге җимешләрне халык кулланган, алардан төрле тәмле ризыклар гына ясамаган, ә сәламәтлеккә файдасы булган өчен дә кулланганнар.

9.Алкогольле бәйлелек-ата-аналар балаларын тиешенчә тәрбияләмәүнең иң еш сәбәбе. Бүген балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча узган утырыш моның ачык дәлиле.

Ссылка: https://youtu.be/eicyN1igioM

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ