Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 20 гыйнвар 2022 ел

"Хәбәрләр" чыгарылышы.

Төп тема: 

1.Татар Кандызы авылында халык җыены булды. Ул һәрвакыттагыча объектлар эше барышы белән танышудан башланды. Район җитәкчеләре авыл җирлеге башлыгы озатуында берничә крестьян – фермер хуҗалыгында, мәктәптә, балалар бакчасында һәм фельдшер- акушерлык пунктында булдылар.

2. Исергәп авылы мәдәният йорты быел булачак 50 еллык юбилеен яңарып каршы алачак. Капиталь төзекләндерүдән соң авыл халкы һәм район җитәкчеләре тантаналы ачлышка җыелды. Биредәге ремонт эшләре "Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт" республика программасы кысаларында башкарылды. Чарага килгән кунакларны зур концерт белән каршы алдылар.

3. Баулыда ике көн дәвамында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты” укытучысы бәйгесенең муниципаль этабы узды.  Быел бәйгедә 8 татар теле укытучысы катнашты. Беренче көнне ике укытучы, ә икенче көнне алты укытучы дәрес һәм мастер-класслар күрсәтте. Аларның һөнәри осталыгын жюри бәяләде.

4. Илебездә яңа короновирус инфекциясе йоктыручылар саны һаман бар. Татарстан Республикасында да әлеге авыру очраклары әледән – әле ачыкланып тора. Бүгенге көндә нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

5. Баулы урамнарында бәйсез этләр җитәрлек. Алар әле дә шәһәр урамнары буйлап азык эзләп йөри. Зур этләрдән балалар гына түгел, өлкәннәр дә курка.  Әлеге проблеманың чишелеше бармы, тулырак алдагы материалда.

6. Баулы муниципаль районы укучылары экологияне саклауга үз өлешләрен кертәләр. Берничә ел дәвамында икенче мәктәп укучылары файдаланылган батарейкаларны җыю белән шөгыльләнәләр.

7. Талкыш-кәләвә – татар милли ризыгы. Ул балалар яратып ашый торган баллы мамыкка охшап тора. Тәме белән хәлвәне хәтерләткән ризыкны күпләр ярата. Баулылы Нәзирә Фәритова талкыш-кәләвә ясау белән бер елга якын шөгыльләнә. Әлеге көнгә кадәр ул якыннарын телне йотарлык талкыш белән сөендерә.

8. 2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Баулы районында әлеге ел кысаларында төрле эчтәлектәге чаралар старт алды. “Без иманлы сәфәрдә” дип исемләнгән шундый чара беренче санлы китапханәдә дә үтте.

9. 5 нче санлы мәктәптә  «Блокадалы Ленинград» дигән Бөтенроссия тарихи квест-уены узды. Балалар, командаларга бүленеп, Ленинград блокадасына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Чараны «Ватан» яшьләр үзәге хезмәткәрләре үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ