Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 2 июнь 2022 ел

"Хәбәрләр" чыгарылышы.

ТӨП ТЕМАЛАР: 

1. Бүген Татарстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле катнашында Баулы районы хуҗалыкларында терлек  азыгы хәзерләү техникасын кабул итү узды. Әлеге чарада безнең төшерү төркеме дә катнашты.

2. Иң матур, иң якты бәйрәм – Балаларны яклау көнен яшь баулылар да билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары шәһәрнең төп мәйданында һәм шулай ук шәһәрнең түбән өлешендәге «Ватан» паркында да узды.

3. Халыкара балаларны яклау көнендә Баулы үзәк хастаханәсенең  12 кечкенә пациентын район администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров тәбрик итте.  «Яшьләр дөньясы” ирекле хәрәкәте активистының клоун булып киенеп килүе, балаларның кәефен тагын да күтәрде.

4. Милли бәйрәм - Сабантуйга да санаулы гына көннәр калды. Ел буе көтеп алган бәйрәмне оештыру эшләре инде күптән башланды. Бүгенге көндә Сабантуй узачак мәйдан һәм аның территориясен җыештыру, буяу эшләре башкарыла.

5. Яз айлары тәмамланып, чәчү эшләре азагына якынлашкач, Сабан туе бәйрәме үткәрү мәшәкатьләре башлана. Ә менә Кызылъяр мәктәбе укучылары ел саен әлеге бәйрәмне мәктәптә дә матур итеп уздыралар. Быел да мәктәп Сабан туе 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә булды.

6. Быелгы Сабан туен баулылар көтәме? Милли бәйрәм хакында яшьләр һәм өлкәннәрнең фикере. Без сораштыру үткәрдек.

7. Бүген Баулыда яшәүче Миннерәйсә Бадукшина үзенең 95 яшен билгеләп үтте. Күпне күргән, күпне кичергән ветеранны район җитәкчеләре һәм балалары, оныклар тәбрик итте. 

8. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышы район мәгариф бүлегенең утырышлар залында үтте. Бу юлы да үз балаларына тиешенчә тәрбия бирмәгән ата-аналар, тәртип бозган яшүсмерләр чакырылган иде.

9. Баулы районында һәр ел саен мәктәп яны лагерьлары эшли. Быел безнең районда мәктәп яны лагерьләрендә 7 яшьтән 12 яшькә кадәр 600 укучы йөри алачак. 

10. Баулы шәһәре һәм районында яшәүче уңган – булган хуҗабикәләр, алтын куллы ир - егетләре турында булган язмалар циклын дәвам итәбез. Аның алдагысы Баулыда яшәүче Рүзилә Арсланова.

11. Баулының төньяк-көнчыгыш стадионында дүрт шәһәрнең футбол командасы очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ