Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 19 май 2022 ел

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

1. Баулы районында язгы кыр эшләре дәвам итә. Аграрийлар чәчүне тулы көченә алып бара. Әмма яңгырлар эшләрне вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр итә.

2. Бүген, 19 майда Бөтенсоюз пионер оешмасы барлыкка килүгә 100 ел тулды. Балаларны “пионер”, “октябрёнок” төшенчәләре белән таныштыру һәм илебез тарихында пионериянең нинди роль уйнаганын күрсәтү максатыннан, Укучылар йортында тантаналы җыен оештырылды.

3. Бүген, 19 май - Татарстанда Матбугат көне, яки каләм осталары көне билгеләп үтелә. Үз тормышын матбугат өлкәсе белән  бәйләгән кешеләр аз түгел. Алар безнең районыбызда да бар. Озак еллар “Хезмәткә дан” газетасы типографиясендә, редакциядә эшләгән ветераннарның күбесе хәзер инде лаеклы ялда. Безнең төшерү төркеме матбугат ветераны Әнисә Сәетова белән очрашып кайтты.

4.Татарстанда Матбугат көне уңаеннан Баулы-информ редакциясенә матбугат ветераннары килде. Алар хәзерге хетмәткәрләр белән очрашып, тәмле чәй табыны артында рәхәтләнеп аралашты.

5. Аппарат киңәшмәсе вакытында район мәктәпләренә ноутбук тапшыру тантанасы булды. Укытучылар өчен Татарстанның бер банкы шундый файдалы бүләк ясады. Чара Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында узды.

6.Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов республикада татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны бәйрәм итү көннәрен раслады. 

7.Тиздән бик тиздән җылы җәй айлары җитеп, суда коену чоры да җитәр. Шәһәребездә су коену өчен барлык шартлары булган ачык бассейн бар. Җәй буена бала-чага, өлкәннәр биредә рәхәтләнеп ял итә. Бассейнга су тутыру эшләре 30 апрельдә үк башланган.

8. Быелгы җәйдә Баулы урамнарын 2000 данәдән артык чәчәк бизиячәк. Төрле сортлы чәчәкләр бу көннәрдә шәһәр клумбаларына күчәчәк. Яшелләндерүчеләр яхшы һава торышы урнашуга аларны урамга утыртуга керешәчәк.

9. Ясалма ротангтан кәрзиннәр, төрле җиһазлар үрү безнең халыкта да популярлашып бара. Күбесенчә үрелгән кашполарны гөлләр утырту өчен ясыйлар. Баулыда яшәүче Айрат һәм Илсөяр Фәритовлар гаиләсе дә күптән түгел генә кашпо һәм башка җиһазлар үрә башлаган. Мавыктыргыч шөгыльләре белән алар безнең төшерү төркемен дә таныштырды.

10. Баулының «Я смогу» тернәкләндерү үзәге командасы  ГТО нормаларын тапшырды. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган спорт чарасы Октябрьский шәһәрендә булып узды һәм анда 10 яшьтән 65 яшькә кадәр 9 баулылы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев