Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 18 ноябрь 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1.Шәһәрнең “Водоканал” оешмасы ел дәвамында шәһәр халкын су белән тәэмин итү өчен күп эш башкара. Су белән өзлеклекләр дә һәрдаим чыгып тора. Бүген дә шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр вакытлыча сусыз утыра, чөнки яңартылган салкын су суүткәргече торбаларын үзәк су белән тәэмин итү линиясенә кушачаклар.

2. Җиңү һәм Хезмәт Даны паркын төзекләндерү буенча эшләр тамәмланып килә. Соңгы этап булып зур агачлар утырту тора. Парк буйлап 80гә якын агач утыртылды. Тулырак алдагы видоязмада.

3.20 ноябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен педиатрлар билгеләп үтә. Нәкъ менә шушы һөнәрне балалар табибы – Айгөл Хәләпова мәктәптә укыган чагында ук сайлаган. Аның турында тулырак безнең киләсе сюжетта карагыз.

4. Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус йоктыручылар саны һаман бар. Баулы районында нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

5. Мортаза авылында яшәүчеләрнең 80 процентка якыны коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. Мортаза фельдшер-акушерлык пунктында иртән үк халык күп, кешеләр вакцинациягә киләләр. Берәүләр беренче компонентны ясатса, икенчеләре исә икенче компонентка, өченчеләре ревакцинациягә килгән.

6. 19 ноябрь Россиядә ракета һәм артиллерия гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан сезгә баулылы ветеран – ракетчиклар белән төшерелгән сюжетлар тәкъдим итәбез. Виталий Логинов белән без Җиңү һәм Хезмәт даны паркында ракета җайланмалары куелган һәйкәл янында очраштык.

7. Баулы ир-егетләр арасында ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт юлы үткәннәр байтак. Андыйлар санында Габдулла Нургалиев тә бар. Ул Германиядә ракета гаскәрләрендә армия земәтен өч ел үтәгән.

8. Бөек Ватан сугышы ветераны толы Августа Ефимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу күркәм бәйрәме көнне ул якыннарыннан, район җитәкчелегеннән җылы котлаулар кабул итте.

9. Ноябрь аенда  иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне һәр кеше матур итеп, истә калырлык итеп үткәрергә тырыша. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендәге “Умырзая” ансамбле әниләр көненә бүләк әзерли.

10. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар Дәүләт фольклор ансамбле Баулы мәдәният хезмәткәрләренә мастер-класс күрсәтте. Тамашачы урынына район мәдәният йорты директорлары, сәнгать җитәкчеләре һәм барлык учреждениеләрнең сәнгать дәресләре һәм музыка укытучылары килде. Чара ТР президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан булдырылган нәфис сүз осталарының “Татар сүзе” проекты кысаларында оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлы