Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 16 сентябрь 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар: 

1.“Административ биналарны капиталь ремонтлау” республика программасы буенча Кырымсарай авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы яңартылды. Шушы көннәрдә аның ачышы булды.

2.Исергәп авылында реконструкциядән соң «Тау чишмәсе» ачылды. Ул  “Чишмәләрне төзекләндерү” программасы буенча яңартылды. Нефтьчеләр һәм авыл халкы көче белән ике ай эчендә зур эш башкарылды. 

3.Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус йоктыручылар саны һаман бар.

4.Сентябрьнең өченче якшәмбеседә урман эшчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бар күңелен урман эшенә багышлаган кешеләрнең берсе ул Рәмис Кулдашов. Әтисенең эшен дәвам иткән егет берничә ел Баулы урман хуҗалыгының участок урманчысы булып эшли.

5. Район мәдәният йортында ветераннар арасында уздырыла торган “Балкыш” смотр-конкурсының сайлап алу туры үтте. Әлеге иҗади конкурста Баулы райоыныннан 20дән  артык өлкән яшьтәге кеше катнашты. Әлеге чарада безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.

6.Көз уңыш, бакчаларда казылма яшелчәләр алу чоры. Кандыз авылында яшәүче Җәмиловлар гаиләсе озак еллар күпләп кишер үстерү белән шөгыльләнә. Кишер үстерү серләрен безнең төшерү төркеме ачыклап кайтты.

7. Мәктәп укучылары белем дәрәҗәсен генә түгел, хәзер ГТО, хезмәт һәм оборонага әзерлекләрен дә күрсәтергә тиеш. Икенче санлы спорт мәктәбендә шәһәр һәм Исергәп авылы мәктәбе укучылары ГТО нормаларын тапшырдылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ