Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 16 декабрь 2021 ел

Бүгенге чыгарылышта: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1.  Баулы район үзәк хастәханәсенең 2нче терапия бүлеге яңадан терапия бүлеге буларак ишекләрен ачты, чөнки соңгы ел ярымда ул «кызыл зона» буларак эшләде. 

2. Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус белән авыручылар һаман кимеми.

3. Хезмәт хакы арту, эшсезлек кимү, Баулыда үзара салым кертү - Баулы районында социаль һәм икътисади үсешкә кагылышлы фаразлар яңгырады, алдагы өч елга бюджет расланды.

4. Баулы муниципаль районы хакимияте башлыгы Ильяс Гозәеров җитәкчелегендә Совет аппаратының утырыш залында район эшмәкәрләре белән киңәшмә узды. Эшмәкәрләргә үзләрен борчыган сорауларга урында ук җаваплар алу мөмкинлеге булды.

5. Кызылъяр авылының “Җәмигъ» мәчетендә район имамнарының күчмә җыелышы булды. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин да чакырылган иде. Кызылъяр авылы мәчете бинасына, киңәйтү максаты белән, моннан ике-өч ел элек янкорма сала башлаганнар иде. Быел ул бина төзелеп бетеп, кулланылышка тапшырылган.

6. Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Казан дәүләт сәнгать институты укытучылары район җитәкчелеген, барлык оешма, предприятиеләр, мәгариф бүлеге җитәкчеләрен, авыл җирлеге башлыкларын татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәтте.

7. Тиздән барыбызның да яраткан Яңа ел бәйрәме җитәчәк. Әлеге бәйрәмне чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Аны сайлау турында уйланырга вакыт җитте.

8. Тиздән иң матур, иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел җитә. Ә Яңа ел бәйрәме – ул теләкләр кабул була торган вакыт. Димәк, Кыш бабайга хат язарга вакыт.

9. 2021 ел «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына” багышлап безнең районда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында конкурслар узып тора. Ел башында “Татар кызчыгы” бәйгесе уңышлы узса, хәзер инде иң асыл  “Татар малае”нда билгеләргә булганнар. Балалар бакчалары арасында үткәрелгән әлеге бәйгедә барлыгы 11 бала катнашкан.

10. Район газеталары “Слава труду”, “Хезмәткә дан”га язылу дәвам итә. Почта бүлекчәләрендә, редакциягә килеп тә язылырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев