Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 15 июль 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар: 

1. Бу җәйдә шәһәрне су белән тәэмин итү системасын масштаблы ремонт эшләре көтә. «Миннегол» сусаклагычы һәм аның янәшәсендәге скважиналарны модернизацияләүгә республика бюджетыннан 27 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

2. Янгын куркынычының югары класслы булуы сәбәпле гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чараларының керүен чикләү кертелде. Чикләү 12 июльдән өч атна дәвамында гамәлдә булачак.

3. 2021 нче елда баш санын арттыру максатларында, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга савым сыерлары һәм савым кәҗәләре тотуга чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирүгә документлар җыела башлады. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт  Талипов аңлатып үтте.

4. Чираттагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды.  Анда өч административ материал каралды.

5. Исергәп авылы мәчетендә район имамнарының чираттагы күчмә җыелышы үтте. Чарада алар район һәм авыл мәчетләрендә башкарылган эшләр хакында хисап тоттылар, алда торган Корбан бәйрәменә әзерлек чаралары турында фикер алыштылар.

 6. 15 июль  Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 51 яңа очрагы теркәлгән. “ 18 кеше хастаханәләргә салынган,  33 кеше өйләрендә дәвалана” – диелә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 23 098  кешегә җитте. Пандемия башланганнан бирле  20 662 кеше, шул исәптән 41 е узган тәүлектә сәламәтләнгән. Республика буенча 697 868 кеше вакцинация  үткән, шулардан  459 289 кеше вакцинаның икенче дозасын кадаткан.

7. Озак еллар мәктәп ашханәсендә эшләп,  укучыларга тәмле ашлар пешереп ашаткан ул. Сүзебез икенче санлы мәктәп ветераны Тәһлилә Сабитова турында. Бүген ул үзенең 90 яшьлек юбилеен якыннары кочагында каршы алды. Юбилярны район җитәкчелеге дә тәбрик итте.

8. Васькино-Туйралы авылында яшәүче игезәк егетләр Альберт һәм Альфред Мөхәмәдовлар 2018 елдан бакчачылык белән шөгыльләнеп, розалар һәм башка бик күп чәчәкләр, үсемлекләр, агачлар үстерәләр. 

9. Узган шимбәдә Аксубай районында чуваш халкы вәкилләренең аеруча яраткан бәйрәмнәренең берсе – “Уяв” республика чуваш мәдәнияте бәйрәме узды. Анда Баулы районыннан Потап-Томбарлы авылының чуваш милли- мәдәният үзәге дә катнашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ