Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 14 октябрь 2021 ел

Яңа чыгарылышта: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар: 

1.Рамил Гатиятуллин район башлыгы вазифасыннан китә - ул бу хакта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган Баулы районы Советы утырышында хәбәр итте. 

2.Атна башыннан Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуны туктату өчен, яңа чикләүләр кертелде. Баулыда кайбер сәүдә үзәкләренә куар-кодлар буенча гына кертәләр. Шул уңайдан без белгечләрнең һәм эшмәкәрләрнең  чикләүләргә карата фикере белән кызыксындык. 

3.Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да авыру йоктыручылар саны теркәлә. Баулы районында нинди хәл күзәтелгәне алдагы минутларда.

4. 15 октябрьдә Россиядә халык санын алу башланачак. Җанисәп алу алдагы 10 елга дәүләтнең социаль-демографик сәясәтен планлаштыру максатыннан уздырыла.

5.«Миңнуллин» хуҗалыгы базасында терлек азыгы эшкәртү һәм азык катнашмалары әзерләү өчен билгеләнгән яңа азык цехы ачылды. Семинар – киңәшмә итеп оештырылган ачылышта район, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре катнашты.

6. Татарстан министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе мәгълүматына караганда, ел башыннан Россия территориясендә югары патогенлы кош гриппының 20дән артык очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә безнең төбәктә дә кош гриппы барлыкка килү куркынычы бар, чөнки күрше Башкортстанда грипп очраклары ачыкланган.

7. Ел саен Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә, быел ул 17 октябрьгә туры килә. Бу көнне юл хуҗалыгына катнашы булган хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм алдыннан безнең төшерү төркеме «Татнефтедор» җәмгыяте Бөгелмә автомобиль юллары идарәсенең 1 нче Баулы участогы хезмәткәрләренең эш урынында булып кайтты. 

8. Быелның апрель аенда «Баулы-информ» редакциясенең кайнар линия телефонына Исергәп авылының Совет урамы тыкрыгында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге тыкрыкта яшәүчеләр юлларның начар булуы, язлы-көзле су басып, булган юлларны да йөремәслек хәлгә җиткерүен күрсәтеп сөйләгәннәр иде. Шушы көннәрдә бу урамга юл салынды дип кабат хәбәр итте алар.

9. Җиңү һәм Хезмәт Даны паркы буйлап узу хәзер үзенчә күңелле. Биредә төрле яшьтәге халык өчен ял итәргә барлык шартлар да бар. Кечкенә архитектура элементлары, тыныч ял зоналары, спорт һәм балалар мәйданчыклары әлеге территорияне бизәп торалар. Әмма бу матурлыкны бозучылар да бар.

10. Шәһәр урамнарында автомобиль юллары буенда коймалар урнаштыру дәвам итә. Коймалар Пионер урамына да куелды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев