Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 12 август 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1. Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов район башлыгы Рамил Гатиятуллин белән бергә районның сәнәгать предприятиеләренең эше белән танышты.

2. Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү мәсьәләләре буенча РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Айрат Фәррахов эш визиты белән Баулы районына килде. Ул район җитәкчеләре һәм баш табиб Глеб Алексеев озатуында район үзәк хастаханәсе эшчәнлеге белән танышты, медицина учреждениесен карады.

3. Баулы эшкуарлары Татарстан Икътисад министрлыгыннан үз сорауларына җаваплар алдылар. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Баулы эшмәкәрләре Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән әңгәмә кордылар.

4. Урып- җыю эшләренең иң кызган мәле. Кырларда комбайн гөрелтесе, ашлык һәм мал азыгы ташучы машиналар тавышы. Бүген без "Кызылъяр" хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Фәтхетдинов белән аның кырларында эш барышы белән таныштык.

5. Җәйге эссе көннәр дәвам итә. Шәһәр халкының күпчелеге эсселектән котылыр өчен ачык бассейнда су коенырга килә.

6. Җәйге каникуллар тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Мәктәпләрдә укытучылар укучыларын яңа уку елында каршы алырга сыйныф бүлмәләрен әзерлиләр, косметик ремонт үткәрәләр, мәктәп тирәсен тәртипкә китерәләр. Шундый эшләр Кызылъяр мәктәбендә дә үтте.

7. Хансевәр авылында гомер итүче Вәсилә Хәйрова үзенең туксан яшен билгеләп үтте. Бәйрәме уңаеннан балалары, оныклары аның ишегалдында бәйрәм концерты оештырды.

8. Баулыда Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы матур очрашуга җыелды. Тәмле чәй табыны артында эшләнгән эшләргә йомгак, киләчәккә бурычлар хакында сөйләштеләр.

9. Башкаларга үрнәк булып, парлылыкта матур гомер юлы кичерүче райондашларыбыз байтак. Алар арасында Кызылъяр авылында гомер итүче Яүһәр һәм Тәгъзим Миннегәрәевләр дә бар. Алар 65 ел бергә тормыш сукмакларыннан атлыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ