Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 11 март 2021 ел

Бүгенге чыгарылышта "Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар:

- Март аена аяк бастык. Димәк, язгы ташуларга да ерак калмады. Көннәр җылытып, кояш карый башлау белән елгаларда су күтәрелә башлый. Язгы ташуларга әзерлек хакында бу атнада узган аппарат киңәшмәсендә дә сөйләнде.

- Ел саен март аенда Баулы урамнарында үсеп утырган агачларның иске ботаклары тармакланып, зур үсеп китмәсен өчен киселеп, билгеле бер формага кертелә. Агачларның аеруча зур булып үскән ботаклары киселә. Моның өчен ниләр эшләнә һәм ничек эшләр башкарыла, безнең төшерү төркеме дә карап кайтты.

- Баулыда узган елны “Социальная передышка” социаль проекты эшли башлады. Ул мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Май чабу – Масленица атнасы дәвам итә. Атна дәвамында үзенчәлекле итеп һәр көн коймак пешерелә. Элек Май чабуның һәрбер көне билгеләнгән тәртиптә үткән, һәрберсенең исеме һәм максаты булган. Соңгы вакытта әлеге тәмле бәйрәмне һәр милләт кешесе үз итә.

- Хансевәр авылында гомер итүче Рәйсә һәм Рәкыйп Газымовлар гаиләсе күпләргә үрнәк. Алар 62 ел бергә тормыш сукмакларыннан атлыйлар. Икесе дә кечкенәдән авыр тормышта үскән алар. Шулай булса да, кешелек сыйфатларын саклап, яхшылык эшләргә омтылып, матур гаилә корып, балаларына тиешле тәрбия, белем биргәннәр.

- Зур юбилее да түгел, бәйрәм дә түгел. Яңа Чүте авылына болай гына, ветеран – укытучы Әминә Мәһди кызы Габдрахманова янына кунакка барып килдек. Әминә апа һәрвакыттагыча безне кочак җәеп, ишек төбеннән үк матур елмаеп каршы алды.

- Туган якны өйрәнү музеенда чигелгән картиналар күргәзмәсе эшли башлады. Әлеге чара традиция буенча ел саен уздырыла. Күргәзмәдә барлыгы 18 оста кул эшен тәкъдим итте.

- Шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда коллекционер Рамиль Хисматуллин җыйган модельле автомобильләр күргәзмәсе эшли. Масштаблы модельләр коллекциясен туплау көнне  күргәзмәгә 6нчы мәктәп укучылары килде.

- Шәһәрнең 1нче китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә узды. Анда "Здравушка" клубына йөрүчеләр катнашты. Чарада безнең төшерү төркеме дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ