Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 10.09.2020

Баулы телевиденисенең бүгенге чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Эшлекле сәфәрләр дәвам итә. Бүген Баулыга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев килде. Ул күптән түгел төзелгән яки капиталь ремонт узган социаль объектлар буенча йөрде.

- 11-13 сентябрь көннәрендә Татарстан президенты сайлаулары, Түбән Каама округы буенча Россия Дәүләт Думасы депутатын, Алабагу округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын, муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак. Шул уңайдан Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен тәкъдим итәбез.

- Сайлаулар темасын дәвам итәбез. Баулы шәһәре һәм районы сайлауларга әзерме?

- Алда тәкъдим ителәчәк берничә сюжет Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың  Баулыга эш сәфәренә килүе хакында. Иң элек ул өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды.

- Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Баулыга килгәч, район Советы бинасында гражданнарны кабул итте.

- Гражданнарны кабул иткәннән соң ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 2-нче спорт мәктәбендә дә булды.

-  Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Баулыдагы эшлекле сәфәре Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында хезмәт коллективлары белән очрашудан соң тәмам булды. Аның белән очрашуга социаль яклау оешмасы хезмәткәрләре, районның хезмәт, мәшгульлек идарәсе  һәм иҗтимагый оешмалардан вәкилләр бар иде.

- Тәгәрмәчле поликлиника бу атнада Попвкада яшәүчеләрне кабул итә. Район үзәгеннән еракта урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр комплекслы диспансеризация уза алсын өчен, Татарстанда дүрт мобиль комплекс сатып алынган. Аларда заманча күчмә диагностика, лаборатория җиһазлары куелган тар белгечләр кабинетлары бар. Хәзерге вакытта шундый мобиль поликлиника Поповка авылында эшли.

- Шәһәр һәм районның барлык мәктәпләре дә кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Билгеле булуынча, яңа уку елы башыннан Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, башлангыч мәктәп укучыларына – беренчедән алып дүртенче сыйныфка кадәр бушлай кайнар ризык бирелә.

- Самара өлкәсе территориясендә дуңгызларда африка чумасы барлыгының 80 нән артык очрагы ачыкланган. Малларда була торган әлеге куркыныч авыруны булдырмый калу, район территориясенә кертмәү өстендә зур эш алып барыла. Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов шул хакта сөйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ