Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 30.07.2020

Яңа чыгарылышта: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Баулы районында тагын бер мәчет сафка бастырылды. Яңа иман йорты Яңа Баулы авылында эшли башлады. Мәчет ачу тантанасында безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.

- Баулы муниципаль район Советының чираттагы 58нче утырышы булды. Аның барышында "2020 елга һәм пландагы 2021 һәм 2022 елларга Баулы районы бюджеты турында карарга үзгәрешләр кертү турында һәм башка мәсьәләләр каралды.

- Район кырларында бөртеклеләрне урып-җыю дәвам итә. 29 июльгә булган мәгълүматка караганда, 800 гектар мәйданнан бөртек суктырылган, 2900 тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 36,5 центнер тәшкил итә. Безнең төшерү төркеме “Николашкино” хуҗалыгына барып, бөртекле культураларны урып-җыю барышы белән танышып кайтты.

Кырымсарай авылында канализация системасын тулысынча алыштырып, чистарту корылмасы төзелде.

- Соңгы айларда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау йөзеннән барлык төр киңәшмә һәм җыелышлар элемтә аша ZOOM платформасында үтә. Районның эшмәкәрләр белән киңәшмәсе дә онлайн режимда үтте.

- Баулы районында Альбина һәм Дамир Әхмәдиевләр гаиләсендә туган бала быел районда 100 нче сабый булып теркәлде. ТАССРның да йөз еллыгына туры килгән туган көн тагын да тантаналырак булды. Бәхетле ата-ананы  район җитәкчелеге дә котлады.

- Архив язмалары – истәлек. Гасырлар үтә, буыннар алышына, ә үткәннәрнең истәлеге булып архив документлары, язмалары саклана. Быел Баулы районының 90 еллык юбилее. Шул уңайдан, безнең төшерү архивта булып, аның эше белән танышып кайтты.

- Баулының мәчеткә йөрүче дин әһелләре зур өмәгә чыкты.  Өмәчеләр мәчет территориясенә илтеп төзекләндерү өчен үзәк урамга җәелгән таш – брусчатканы, төзелеш материалларын сүтеп алдылыр. Эштә егермеләп кеше катнашты.

- Җәй җитсә, Баулының күпкатлы йортларында кайбер ишегаллары чәчәк ата башлый. Бу юлы безнең төшерү төркеме Һади Такташ урамының 14 нче санлы йорт ишегалдында булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ Бавлинский муниицпальный район новости Татарстан 24 Бавлы Хәбәрләр Татарстан24