Бу пастаны ипи яисә тостер өстенә ягып ашарга бик тәмле.
2 ташкабакның тышын әрчеп, шакмаклап турарга һәм 3-4 аш кашыгы майда кыздырып алырга кирәк.
5 мин кыздырганнан соң тоз, борыч сибәргә (барысы бергә 10 мин чамасы кыздырырга).
Аннан соң суытабыз һәм шул массаны блендерга салабыз. Шулай ук блендерга 200 гр йомшак сыр (творожный – рус.), 2-3 тырнак сарымсак, кинза, 2 пешкән йомырка салына һәм яхшылап турала. Паста әзер!
Фото: татар-информ
Нет комментариев