Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

“Ричард” салаты

Сезгә бик тәмле салат рецептын тәкъдим итәбез

Салат өчен кирәк була: 200 гр сыер ите, 150 гр консерваланган кукуруза, 50-70 гр әстерхан чикләвеге, 3 йомырка, 2 бәрәңге, 1 кишер, 1 анар, тәменчә тоз һәм майонез.
Әлеге ризыклардан 3-4 порция салат чыга.
Ит, бәрәңге, кишер, йомырканы пешерегез. Чикләвекне духовкада яисә микродулкынлы мичтә киптереп алыгыз.
Салат савытына ризыклар өчен кулланыла торган пленка (пищевая пленка—рус.) җәегез.
Беренче катлам итеп вак угычтан уылган кишерне салыгыз. Аз гына өстенә басыгыз. Майонез сылагыз.
Әстерхан чикләвеген ваклап, икенче катлам итеп салыгыз. Кабат майонез сылагыз.
Өченче катламда кукуруза плюс майонез.
Йомырканы эре угычтан чыгарып, кукуруза өстенә җәегез һәм майонез сылагыз.
Вак итеп туралган итне йомырка өстенә тигез итеп җәегез һәм майонез сылагыз.
Угычтан уылган бәрәңге — соңгы катлам. Аны җәйгәннән соң салатны яхшылап баскалагыз.
Аннан соң салат савытын яссы тәлинкәгә әйләндереп каплап, пленканы алыгыз һәм салатның өстенә анар сибегез. Вак итеп туралган яшел суган, кукуруза белән бизәгез.

Чыганакк

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев