Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Меренгалы рулет пешерәбез

Меренгалы рулет рецептын тәкъдим итәбез

200 грамм йомырканың агы
Тамчы гына тоз
250 грамм шикәр комы
1 чәй калагы лимон суы
15 грамм кукуруз крахмалы

Эчлеккә:
220 грамм сливочный сыр
100 грамм 33-процентлы сливки
50 грамм шикәр пудрасы
150 грамм җиләк
шикәр комы
15 грамм кукуруз крахмалы

Йомырканың агын тамчы гына тоз салып, әкрен генә миксер белән бутыйбыз. Шикәр комын әкренләп салып куерганчы (10 минут) болгатабыз. Лимон суын, кукуруз крахмалын өстибез һәм кашык белән, бер массага килгәнче, болгатып бетерәбез. Кондитер капчыкка "йолдыз" насадкасы куеп әзер массаны салып, тигезләп, пергамент кәгазь җәелгән калайга салып чыгабыз. 140 градуска кадәр җылытылган мичтә 40-45 минут пешә.

Крем ясау өчен сливочный сыр, сливки, шикәр пудрасын куерганчы болгатабыз һәм суынган рулет өстенә тигезләп җәябез. Аның өстенә җиләк, бераз шикәр комы, кукуруз крахмалы белән 1-2 минут кайнатылган кайнатманы ике урынга тигезләп салабыз матур итеп төрәбез. Бизәү фантазиягә карап.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев