Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кышкылыкка «Кавказ» салаты

Баулы хуҗабикәләренә кышкылыкка салат рецепты тәкъдим итәбез

Моның өчен 5 килограмм баклажан, икешәр баш сарымсак, суган, кишер, алма, татлы борыч алына. Соус ясау өчен 2 килограмм помидор кирәк булачак. Шулай ук, 3 аш кашыгы аш серкәсе һәм 3-4 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз салына.

Баклажанны кабыгыннан чистартып, түгәрәкләп тураганнан соң, бер литр салкын суга 3 аш кашыгы тоз салып, ярты сәгать тотарга кирәк. Помидорны блендер яисә иттарткыч аша үткәреп, тишекле чүмеч аша чыгарырга һәм кайнатырга куярга. Шул арада башка яшелчәләрне чистартып, вак кисәкләргә турарга һәм кайнап торган соуска салырга.

5-10 минут чамасы кайнатканнан соң, түгәрәкләп туралган баклажаннарны һәм тәмләткечләр, үсемлек мае салып, янә 45 минут пешерергә кирәк. Сүндерер алдыннан аш серкәсе салырга онытмагыз.

Кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябып куярга да була.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев