Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Кишерле кекс пешерү рецепты

12 кекс пешерү өчен кирәк:

1 стакан он, 0,5 стакан көрән шикәр комы (агы да бара), 1 пакет камыр кабарткыч, 3 йомырка, 3 чәй кашыгы бал, 2 стакан эре угычтан чыгарылган кишер, 1 чәй кашыгы корица, 0,5 стакан йөзем, 0,5 стакан мүк җиләге, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге, 0,5 стакан үсемлек мае (майны 0,5 стакан алма пюресына алмаштырырга мөмкин).

Духовканы 180 градуска кадәр җылытырга.

Онны камыр кабарткыч, корица белән бутарга. Чикләвекләрне вакларга.

Йомырка белән шикәр комын кабартырга. Шуңа кишер, йөзем, мүк җиләге, чикләвек, май яисә алма пюресын өстәргә. Яхшылап бутарга.

Катнашмага онны аз-азлап кушып, камыр ясарга. Камыр куе булмаска тиеш.

Аны формаларга салып, духовкага куярга.

Кишерле кекслар 30–35 минут эчендә пешә.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев