Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кишердән җайлы гына рулет рецепты

Эчлек творожный сырга яшел суган салып ясала

Аш-су остасы Эльмира Камалиева кишердән рулет ясау рецепты белән уртаклашты, дип яза "Интертат".

Кишер рулеты өчен: 400 грамм, ягъни 2 зур кишер, 3 йомырка, тоз, 60 грамм он кирәк.

Эчлек творожный сырга яшел суган салып ясала.

Эш тәртибе: кишерне вак тешле кыргычта уарга, 3 йомырканың агын күпертергә.

Табада 2-3 минут кыздырылган кишергә 3 йомырка сарысы, 60 грамм он, тоз кушып болгатырга. Шушы массага күпертелгән йомырка агын кушарга. Бу камырны пергамент кәгазенә җәеп, 180 градуска кызган мичтә 20 минут пешереп алырга.

Яшел суган белән творожный сырны пешкән камырга сылап, рулет итеп төрергә.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев