Кипкән помидор (вяленый помидор) рецепты
Кипкән помидорны кышлыкка әзерләү өчен рецепты
Уртача яки ваграк помидорлар кирәк була.
1. Табага пергамент кәгазе җәяргә һәм икегә киселгән помидорларны тезеп чыгарга.
2. Алар өстенә тәмләткечләр (итальянские травы), тоз, борыч сибәргә мөмкин.
3. 60 градуска кадәр кызган духовкада 4-5 сәгать киптерәбез. Помидорлар йомшак булырга тиеш.
4. Стерильләштерелгән банкаларга помидор кисәкләрен тутырырга, сарымсак, җылы зәйтүн яки үсемлек мае салып тимер капкачын ябып куярга.
Мондый помидор алты ай саклана.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев