Кетердәп торган кәбестә
Аш-су

Кетердәп торган кәбестә

Бер тәүлектә әзер була торган кәбестә тозлау ысулы.

2 килограмм кәбестәне, уртача зурлыктагы 2-3 кишерне саламлап турыйбыз. Яшелчәләрне һәм 2-3 тырнак сарымсакны 3 литрлы банкага салабыз да өстенә тозлык агызабыз.

Тозлык өчен 1 литр суга 0,5 стакан шикәр комы, 0,25 стакан тоз салып кайнатып чыгарасың, суытып, банкага саласың да 2 аш кашыгы аш серкәсе һәм 1 стакан көнбагыш мае өстисең.

Бер тәүлектән соң ашарга була.


Нет комментариев