Кабактан цукаты ясагыз!
Аш-су

Кабактан цукаты ясагыз!

Кышкылыкка витаминнар чыганагы.

Кабак - көзнең соңгы байлыгының берсе. Кабакта бик күп витаминнар.
Кабактан цукаты рецепты.

Кирәк булачак:
1 килограмм кабак,
300 грамм шикәр комы,
1/3 чәй кашыгы лимон кислотасы,
1 әфлисунның согы һәм кабыгы.
Өстенә сибү өчен шикәр пудрасы.

Кабакны турыйсыз, шикәр комы, әфлисун, лимон кислотасы салып берничә сәгать тотасыз.

Кәстрүлгә салып кайнатырга куясыз, кайнап чыккач, утта 5 минут тотасыз. Аннан сүндереп, бераз суытасыз һәм яңадан 3-5 минут кайнатып аласыз.

Сутын сөзеп, кабакны киптерергә куясыз. Без махсус киптергечтә киптердек.

Бик тәмле була. Ә согын, шулай ук, тәмләткечләр өстәп, эчегез.

Чыганак

Фото: татар-информ


Нет комментариев