Грушалы шарлотка
Баулы хуҗабикәләренә грушадан шарлотка ясау рецептын тәкъдим итәбез
Груша белән шарлотка пешерү өчен кирәк: 3 груша, 3 йомырка, 170 гр шикәр комы, 1 аш кашыгы бал, 110 гр он, чеметем тоз, 0,5 чәй кашыгы корица, 1 чәй кашыгы камыр кабарткыч (разрыхитель - рус.)
.
Грушаның кабыгын әрчеп, шакмаклап турагыз. Шакмаклар зур булмасын.
Шикәр комы белән йомырканы кушып, миксер белән күпертегез. Кимендә 5-7 минут болгатырга кирәк.
Шул массага бал өстәп, тагын болгатыгыз. Аннан онны иләк аша үткәреп, корица, камыр кабарткыч, тоз кушып, йомыркалы масса белән тиз-тиз генә бутагыз.
Камырга груша өстәп, тагын болгатыгыз.
Духовканы 180 градуска кадәр җылытып, 20-22 см диаметрлы савытка пергамент җәегез һәм шуңа камырны агызыгыз.
Шарлотканы 40-45 минут, өстен алтынсу төскә кергәнче пешерергә.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев