Чөгендер квасы
Кызыл чөгендердән ясалган квас хатын-кызлар өчен онкологик авырулардан профилактика чарасы булып тора. Моннан тыш ул организмны шлаклардан чистарта. Бөерләрдәге ташларны бетерә, кан тамырларын чистарта, бавырга да уңай йогынты ясый. Чөгендер квасын чүпрәсез һәм чүпрә белән ясыйлар.
Чүпрәсез озаграк әзерләнә. Моның өчен 3-5 көн таләп ителә. Чүпрә салганда, квас тәүлек эчендә әзер була. Әмма ул күбрәк сусауны баса торган эчемлек буларак кулланыла.
1нче ысул. Кирәк булачак: 500 гр кызыл чөгендер, 3 литр су, 50 гр арыш ипие, 10 гр чүпрә, 100 гр шикәр комы.
Чи чөгендерне юып, тышын әрчибез һәм нәзек телемнәргә бүлеп, духовкада киптереп алабыз.
Шуннан соң аның өстенә су салабыз. Су чөгендерне капларга тиеш. Чөгендер пешкәннән соң суын сыгабыз һәм шул су өстенә кайнатылган калган суны салабыз.
Суга ипи, шикәр комы, чүпрәне кушып болгатабыз һәм җылы урынга әчергә куябыз.
1-2 көннән квасны сөзәбез һәм суытабыз.
Квас ясалган чөгендерне башка ризыклар әзерләгәндә кулланырга мөмкин.
2нче ысул. Кирәк булачак: 1 эре чөгендер, 2 литр кайнатып суытылган су, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 телем арыш ипие.
Чистартылган чөгендерне вак итеп турап, пыяла банкага салабыз. Шуның өстенә кайнатылган су, шикәр комы, ипи салына. Банканы марля белән каплап, 3 көнгә әчергә куябыз.
Әзер булган квасны холодильникта сакларга була.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев