Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Булгурлы салат

Баулы хуҗабикәләренә файдалы салат рецептын тәкъдим итәбез

Табуле – әле генә ясалган сусыл гарәп салаты. Ул үзенчәлекле тәме белән аерылып тора, ә булгур өстәлгәч, тагын да файдалырак һәм туклыклырак була. Өстәвенә, аз калорияле дә. Бу салат бик җиңел һәм тиз ясала.

 

Кирәк


ярты чынаяк әзер булгур
1 кыяр
1 зур помидор
ярты чынаяк петрушка
1 уч бөтнек
1 тырнак сарымсак
4 аш кашыгы зәйтүн мае
ярты лимон
тәменчә тоз
тәменчә кара борыч

 

Эш барышы


Кыярны һәм помидорны, вак шакмаклап турап, булгур янына өстибез.

Петрушканы юып, кипшертәбез, вак кына итеп турыйбыз. Петрушка күп булырга тиеш.

Бөтнекне дә юып, кипшертәбез. Аны да бик вак итеп турыйбыз. Бөтнек салатка хуш ис һәм үзенчәлекле тәм бирә, әмма бик күп булмасын.

Бөтнек белән петрушканы башка ингредиентлар янына кушабыз.

Салатка уылган сарымсак, лимон согы, зәйтүн мае, тоз һәм кара борыч кушабыз. Зәйтүн маен көнбагыш маена алыштырмагыз.

Салатны болгатабыз. Бөтнек яфраклары яки юка лимон телемнәре белән бизибез.

Салатны шундук ашарга кирәк.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев