Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Бик тәмле салат рецепты

Үзе матур, үзе тәмле, файдалы һәм бик жиңел ясала торган чөгендерле, сырлы салат рецептын тәкъдим итәбез

Кирәк була:
250 гр пешкән чөгендер
руккола салаты (башка төр салатлар да ярый, мин бүген руккола+шпинат алдым), күләмен “үлән”не никадәр яратуыгызга карап аласыз

220 гр брынза сыры (бер савытта рассолыннан башка якынча шул кадәр була)
20-30 гр чистартып вакланган әстерхан чикләвеге (безнең Битаманда “кузы чикләвеге” дип әйтәләр иде
бер уч гранат төше
өстәмә итеп, яисә әстерхан чикләвеге урынына, эрбет (кедр) чикләвеге, кабак орлыгы төше һ.б. алырга була.

Зур тәлинкәгә беренче катлам итеп салат яфраклары салабыз. Шуның өстенә шакмаклап туралган чөгендер төзәбез. Алдан әзерләнгән соусны салат өстенә агызабыз. Өстенә шакмаклап турап брынза куеп чыгабыз. Гранат төшләре, чикләвек (мин әстерхан чикләвеге һәм кабак төше кулландым) сибәбез. Салатыбыз әзер

Ә соусны (заправка) түбәндәге ингредиентлардан ясыйбыз:
2 аш кашыгы бальзамик уксус (уксус яратмаган кешеләргә лимон согы белән алыштырырга була)
2 аш кашыгы зәйтүн мае
1 чәй калагы бал
1 чәй калагы сатуда була торган әзер бөртекле горчица (Дижонская горчица)
бераз тоз
төелгән кара борыч
- барысын бергә бер савытта болгатабыз, соус әзер.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев