Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Баулы хуҗабикәләренә хуш исле вафли рецепты

Тиз генә әзерләнә торган, файдалы һәм туклыклы вафли пешерергә өйрәтәбез. Аның төп ингредиенты – күп итеп үстереп, кая куярга белмәгән ташкабак.

Ташкабактан ясалган бу вафлилар иртәнге ашка да, кичен эч эзләнгәндә дә бик тә ярап куя. Сыр белән сарымсак ризыкка үзгә бер үзенчәлекле тәм һәм хуш ис бирә.

 

Ингредиентлар:

• 1 бәләкәй ташкабак

• 80-100 грамм каты сыр

• 1 тырнак сарымсак

• 2 аш кашыгы каймак

• 1 йомырка

• 3-4 аш кашыгы он

• 1 чәй калагы камыр йомшарткыч

• тоз, борыч – тәменчә

• 1 аш кашыгы үсемлек мае

 

Әзерләү тәртибе:

Ташкабакның  кабыгын әрчибез (яшь булса әрчергә кирәкми), вак угыч аша үткәрәбез, тоз-борыч сибәбез. Сыр һәм сарымсакны вак угыч аша уып салабыз, йомырка һәм каймак өстибез. Он, камыр йомшарткыч, үсемлек мае кушабыз һәм болгатабыз.

Вафельницаны яхшылап җылытабыз һәм, камырны салып, вафлилар алтынсу төскә кергәнче пешерәбез.

Вафлиларны табынга каймак, туралган яшелчәләр (укроп, петрушка) яки башка төрле соуслар белән бирергә мөмкин. Тәмле булсын!

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев