Баулы хуҗабикәләренә “ялкау” пицца
Тиз арада әзерләнә торган пицца рецепты тәкъдим итәбез. Аны пешерер өчен камыр ясап маташасы юк.
“Ялкау” пицца тиз арада тамак ялгап алу яки иртәнге аш өчен менә дигән ризык булачак. Ул духовкада түгел, ә плита өстендә табада пешерелә.
Ингредиентлар:
• Әзер түгәрәк лаваш – 3 данә
• Каты сыр – 150-200 г
• Казылык яки ит – 100-120 г
• Помидор – 1 данә
• Кетчуп – 1-2 аш кашыгы
• Майонез – 1-2 аш кашыгы
• Үсемлек мае – 1 аш кашыгы
Әзерләү тәртибе:
1. Табага май салып, җылынырга куя торабыз. Сырны угыч аша үткәрәбез. Казылык яки итне, помидорны турыйбыз.
2. Беренче катлам: беренче лавашны табага җәябез һәм өстенә уылган сырның өчтән бер өлешен сибәбез.
3. Икенче катлам: сыр өстенә икенче лавашны куябыз һәм сыр сибәбез.
4. Өченче катлам: өченче лавашны җәябез һәм, эрегән сыр лавашларны ябыштырсын өчен, кул белән җиңелчә басабыз. Аның өстен кетчуп белән майонез катнашмасы сөртәбез.
5. Эчлек. Соус өстенә казылык яки ит һәм помидор телемнәрен тезәбез. Пиццаның өстенә калган сырны сибәбез.
6. Табаны капкач белән каплап, уртача утта 5 минут тотабыз.
Телеңне йотарлык ризык әзер дә була! Өстәге сыр тулысынча эреп, аскы лаваш кытыршы булып кызаруга, пиццаны табадан алыгыз һәм кайнар килеш табынга бирегез. Берьюлы ике табада пешерергә була. Тәмле булсын!
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев