Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Бәрәңгеле көлчәләр

Бик тәмле һәм тиз әзерләнә торган ризык.


Көлчәләрне әзерләү өчен кирәк була: 5-6 бәрәңге, 1 йомырка, 100 гр он, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз, тәменчә кара борыч.

Бәрәңгене әрчеп, пешерергә һәм изәргә. Тоз, борыч, йомырка, он салып, йомшак кына камыр ясарга.

Камырны нәзек итеп җәяргә, тәлинкә белән түгәрәкләр кисәргә һәм чәнечке белән тишекләр ясарга.

Көлчәләрне пергамент кәгазе җәелгән өслеккә куеп, духовкада 15-20 минут кызарганчы пешереп алырга.

Табынга каймак белән бирергә мөмкин.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев