Бәрәңге кыздыру серләре
Кыздырган бәрәңге тәмле, таралып тора торган булсын дисәгез, берничә киңәшне истә тотыгыз.
Бәрәңгене әрчеп, тураганнан соң һичшиксез салкын суда тотыгыз. Болай эшләгәндә, аның артык крахмалы чыгачак. Әгәр су тозлы яисә кайнар булса, крахмал бәрәңгедә калачак. Крахмал бәрәңгегә алтынсу төскә керергә комачаулый. Шуңа да суда кимендә 30 минут – 1 сәгать тоту таләп ителә.
Суда тотканнан соң бәрәңгене яхшылап киптерергә. Башта дуршлагка салып, аннан соң кәгазь сөлгегә салсагыз тагын да әйбәт. Бәрәңге коры булмаса, ул алтынсу төскә кермәве бар.
Табаның һәм анда салган майның кызган булуы мөһим. Майны кызганмагыз. Күпләр ярата торган фри бәрәңгесе күп күләмдә май салып кыздырылуын онытмагыз.
Тәмләткечләрне, тозны бәрәңге әзер булганнан соң гына өстәсәгез әйбәтрәк булыр. Әгәр дә тозны бәрәңгене кыздырганда яисә кыздырганчы сипсәгез, яшелчәнең согы чыгачак. Кыздырганнан соң, артык май аксын өчен бәрәңгене тишекле савытка салып тотыгыз. Аннан тоз һәм тәмләткечләр сибегез.
Бәрәңге кыздырганда беркайчан да капкач капламагыз.
Табага бик күп бәрәңге салмагыз: 2–3 катлам җитә.
Әгәр дә кызган бәрәңгегә аерым бер тәм кертергә телисез икән, башта майда 2–3 тырнак сарымсак кыздырып алыгыз. Ул кызыл төскә кергәч, алып, шул майга бәрәңгене салыгыз. Моны 1–2 ботак розмарин белән дә эшләргә була. Розмарин шулай ук бәрәңгегә аерым бер тәм бирер.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев