Банан һәм әфлисуннан кайнатма
Моның өчен 2 кг банан, 2 кг әфлисун, 1,5 кг шикәр комы кирәк.
Бананны тәгәрмәчләп, әфлисунны телемләп турыйбыз. Эмаль савытка башта әфлисунны, аннары аның өстенә банан тезәбез. Өстенә шикәр комы сибәбез дә сүрән утка куябыз. Кайнап чыккач, 40 минут пешерәбез. Әзер кайнатманы банкаларга тутырабыз.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев